Милли проектлар
12 Май 2025, 09:20

Барсы да туристлар өчен!

   Башкортстанда кирәкле туробъектларга илтүче трассаны ремонтлый башладылар.

Барсы да туристлар өчен!Барсы да туристлар өчен!
Барсы да туристлар өчен!

Башкортстанда кирәкле туробъектларга илтүче трассаны ремонтлый башладылар.

    Уфа-Инҗәр-Белорет юлында эшләр Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла.

   Агымдагы

елда Уфа, Кармаскалы, Архангельск һәм Белорет районнарында гомуми озынлыгы 24,3 км булган 7 участокны ремонтлау планлаштырыла. Юл төзүчеләр инде Кармаскалы районында, Шәйморат һәм Карламаннан ерак түгел участокларда эшли башлаганнар. Алар озынлыгы 2,7 чакрым аралыкта асфальтны яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар, билгеләр куячаклар. Әлеге трасса республиканың берничә районын тоташтыра һәм популяр туристлык объектларга (Ямантау, Ирәмәл һәм башкалар) алып бара. Нәкъ менә шуңа күрә юлны норматив хәлгә китерү, трасса буенча йөрүне уңайлы һәм куркынычсыз итү мөһим. Фото: БР Хөкүмәте

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас