Милли проектлар
10 Май 2025, 08:00

Бакалы хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты

Бакалы районының үзәк хастаханәсенә ЭКГ һәм кан басымын тәүлеклек мониторинглау комплексы кайтарылган.

Бакалы хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайттыБакалы хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты
Бакалы хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты

Бу «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Бу комплекс тәүлек буе йөрәк торышын күзәтергә ярдәм итә, диләр. Ул электрокардиограмманы, артериаль басымны, сулыш функцияләрен һәм кандагы кислород дәрәҗәсен терки. Мондый тикшерү: табибка йөрәк эше турында гадәти ЭКГга караганда күбрәк мәгълүмат бирә. Бу комплекс ярдәмендә йөрәк ритмы бозылуларын, кан әйләнеше белән проблемаларны һәм стандарт тикшерү вакытында сизелми калырга мөмкин булган башка мөһим үзгәрешләрне ачыкларга мөмкин. Бу төгәл диагноз кую һәм дәвалауны дөрес сайлау өчен бик мөһим.

Төбәктә медицина уңайлырак, югары технологияле һәм заманчарак була бара. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү беренче чиратта гомер озынлыгын арттыруга һәм медицинадан канәгатьлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Быел «Башкортстан Республикасының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 4,5 мең берәмлектән артык җиһаз, 99 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла. 134 берәмлек модуль конструкция сатып алу һәм урнаштыру, тугыз объектка капиталь ремонт ясау, алты поликлиниканы файдалануга тапшыру өчен, диелә.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Бакалы хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты
Бакалы хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты
Автор:
Читайте нас