

Уфа дәүләт нефть техник университеты студентлары ГТО нормативларын үтәгәннәр.
Башкортстанның спорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасына керә һәм "Озайлы һәм актив тормыш" милли проекты максатларына җавап бирә.
Өч көн дәвамында төрле факультет студентлары ГТО комплексы кысаларында спорт буенча сынаулар тапшырганнар. Программа көч һәм сыгылмалылыкны үстерүгә юнәлтелгән күнегүләрне үз эченә ала. Алар тартылу, сикерү, сыгылу, иелү, гәүдәне күтәрү, гер күтәрү, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү. Шулай ук катнашучының тизлек мөмкинлекләрен ачыклауга юнәлтелгән 60 һәм 100 метрга спринт да карала.
– Сәламәт яшәү рәвеше һәм физик активлыкка кызыксынуны үстерү югары уку йортлары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. ГТО комплексы – яшьләргә һәм үсеп килүче буынга физик тәрбия бирү системасының аерылгысыз өлеше, – ди университетның физик тәрбия кафедрасы укытучысы Илзинә Шәфыйкова.