Милли проектлар
6 Май 2025, 04:26

Бу юллардан туристлар күп йөри

Туристик объектларга илтүче трассаны ремонтлый башладылар.

https://transport.bashkortostan.ruhttps://transport.bashkortostan.ru
https://transport.bashkortostan.ru

Башкортстанда туробъектларга илтүче трассаны ремонтлый башладылар.

Уфа-Инзәр-Белорет юлында эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында алып барыла.

Агымдагы елда Уфа, Кырмыскалы, Архангель һәм Белорет районнарында гомум озынлыгы 24,3 чакрым булган 7 участокны ремонтлау планлаштырыла.

Юл төзүчеләр Кырмыскалы районында 2,7 чакрым юлны эшли башлаган. Алар монда асфальтны яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар, билгеләр куячаклар.

Әлеге трасса республиканың берничә районын тоташтыра һәм популяр туристик объектларга алып бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас