

5 майдан алып Башкортстандагы мәктәп укучыларын фродка каршы тору механизмына өйрәтә башлаячаклар. Фрод – ул интернетта мошенниклык дигәнне аңлата. Укучылар интернетта фродка каршы программа белән эшләргә, мошенниклыкның беренче билгеләрен танырга һәм аларга каршы торырга, үзләренең шәхси мәгълүматларын сакларга өйрәнәчәк. Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгълүматларның икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе” милли проекты кысаларында башкарыла.
Мәгълүмат технологияләрен кулланып кылынган мошенниклык очраклары җитди зыян китерә. Башкортстанда 2024 елда Эчке эшләр министрлыгы 24 мең шундый җинаятьне теркәгән, зыян күләме 4 млрд сумнан арткан. Бу эшләр арасында балаларга кагылышлы эшләр дә бар.
Мәктәпләрдә 1-4 сыйныф укучыларына хәвефсезлек буенча база кагыйдәләр өйрәтеләчәк. Әйтик, ничек итеп ышанычлы пароль куярга? Ничек итеп шикле әйберләрне танырга? 5-9 сыйныф укучылары анти-фрод системаларының нигезләрен өйрәнәчәк. 10-11 сыйныфта исә укучылар алгоритмнар эшләргә, цифрлы платформаларны яклау планнары эшләргә өйрәнәчәк.
Чыганак: Министерство цифрового развития государственного управления Республики Башкортостан.