Милли проектлар
5 Май 2025, 04:24

"Эшкуарлар сәгате"ндә ничек катнашырга?

Яңавыл районы эшкуарлары гаилә бизнесын үстерә.

"Эшкуарлар сәгате"ндә ничек катнашырга?"Эшкуарлар сәгате"ндә ничек катнашырга?
"Эшкуарлар сәгате"ндә ничек катнашырга?

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында ит продукциясен җитештерү нечкәлекләре турында сөйләштеләр.

“Йорт шартларында куркыныч кушылмалар һәм химия кушылмаган деликатеслар ясау – ул гаилә бизнесы, - диде эшкуарлар сәгатендә катнашучы Ләйсән Гимаева. – Безнең цехыбыз зур түгел, әлегә кирәкле җиһазлар гына бар. Планнарыбызда – зураю, киңәю”.

Яңавыл районы бизнес-шерифы Фәйрүзә Ганиева әйтүенчә, ит продукциясе җитештерү – эшкуарлар өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Ул, шулай ук, конкурста катнашып грантлар алу турында да сөйләде.

“Эшкуарлар сәгате”ндә катнашу өчен гаризаны https://investrb.ru сайтына җибәрергә кирәк. Яисә район хакимиятенең икътисади үсеш һәм эшкуарлык буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак  Администрация муниципального района Янаульский район Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас