

Республика аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасын быел ару гына яңартуга иреште. Бу былтыргы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 1,1 млрд сумга күбрәк дигән сүз. Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” милли проекты кысаларында башкарылган.
БР Хөкүмәте вице Премьер-министры, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренчә, гыйнвар аеннан апрель аена кадәр 616 берәмлек техника сатып алынган. Бу 116 трактор, 12 комбайн һәм башка техника дигән сүз. Мондый шартларда урып-җыю эшләре тиз арада югалтуларсыз башкарылып чыга ала. 5 майга бирелгән мәгълүматларга караганда, чәчү эшләре республикада 298 мең гектарда башкарылган, бу 14 процентны тәшкил итә. Чәчү эшләре республиканың 49 районында бара.
Чыганак: Министерство сельского хозяйства Республики Башкортостан