Милли проектлар
1 Май 2025, 10:09

Нарыстауга илтә юллар

Эшләр кайчан башлана?

Нарыстауга илтә юлларНарыстауга илтә юллар
Нарыстауга илтә юллар

Эшләр кайчан башлана?

 

 

Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Изге Нарыстау тавына илтүче юллар ремонтланачак. 2025 елда юл төзүчеләр «Урал» – Чишмә − Аксеново – Кыргыз-Миякә юлының 21 чакрымын һәм Стәрлетамак-Раевка юлының 18,5 чакрымын норматив хәлгә китерергә планлаштыралар.

 Эшләр Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Чишмә һәм Стәрлетамак районнарында башкарылачак. Биредә асфальт-бетон өслек яңартылачак, юл кырыйларын ныгытачаклар һәм юл билгеләре, шул исәптән термопластиктан күчәр билгеләре ясалачак.

- Әлеге юллар республиканың терәк челтәренә керә һәм Башкортстанның туристлык юнәлешләре булып тора. Алар буенча республика халкы һәм кунаклар  Сусактау, Сатыртау һәм Нарыстау тауларына, шулай ук изге чишмәләргә барып җитәләр.

Нарыстау тавы-ул гыйбадәт кылучы истәлекле урыннарның берсе һәм мөселманнар өчен Изге урын. Анда үзенең шифалы сыйфатлары белән билгеле Изге Гали чишмәсе урнашкан. Шуңа күрә бу юлларны норматив хәлгә китерү һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да имин йөртүне тәэмин итү мөһим, – диде Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Юлчылар эшкә уңай һава шартлары урнашкач керешәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда 4,5 км «Урал»-Чишмә - Аксен - Кыргыз – Миякә юлы һәм Әлшәй, Стәрлетамак һәм Чишмә районнарында 31,5 км Стәрлетамак - Раевский трассасы ремонтланды.

 

 

Фото: Ләйсән Сираева.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас