Милли проектлар
30 апрель 2025, 08:15

Илдә иң зур геоглифларның берсе – Башкортстанда

Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе дәвам итә.

Илдә иң зур геоглифларның берсе – БашкортстандаИлдә иң зур геоглифларның берсе – Башкортстанда
Илдә иң зур геоглифларның берсе – Башкортстанда

Башкортстан Республикасында, бөтен илдәге кебек үк, “Хәтер бакчасы” Халыкара акциясе дәвам итә. Ул “Экологик иминлек” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проектына ярдәм йөзеннән оештырылган.  

  Төбәк урманчылары әлеге инициатива кысаларында 2 млн агач утыртуны планлаштырган һәм алар үз максатларына таба уңышлы бара.

  Әйтик, Әбҗәлил районында илдә иң зур геоглифларның берсен утырттылар. Тигез буразналар ярдәмендә эшләнгәг бизәк 13 гектарга якын мәйданны били, ә аны ясауга 50 мең агач үсентесе тотылган. Урманчылар һәм җирле халык тырышлыгы белән монда нарат урманы шаулый башлаячак.

 - Бу экологик инициатива гына түгел, ә киләчәк буыннарга юлламабыз. Шушы урыннан узганда яисә куәтле агачлар күләгәсендә йөргәндә алар Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын рәхмәт белән искә алачаклар, - диде Әбҗәлил урман хуҗалыгы директоры Зариф Абдуллин.

   Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уза.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас