Милли проектлар
30 апрель 2025, 08:30

Иң почетлы катнашучыга – 97 яшь

    26 апрельдә Башкортстанда, бөтен илдәге кебек үк, бөтенрусия өмәсе үтте.

Иң почетлы катнашучыга – 97  яшьИң почетлы катнашучыга – 97  яшь
Иң почетлы катнашучыга – 97 яшь

Быел ул «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

  Ишек алларын, урамнарны, җәмәгать урыннарын җыештыруга битараф булмаган гражданнар, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, хезмәт коллективлары, республика хакимият органнары җитәкчеләре барысы да  өмәгә чыкты. Халык йорт яны территорияләрен тәртипкә китерде, чәчәк түтәлләрен, җәяүлеләр йөри торган юлларны җыештырды.

    Чишмә районында бу көнне шикәр заводы микрорайонында 100 зур каен утырттылар. Чишмә бистәсенә керү урынында Тополина урамында 2 км озынлыктагы нарат аллеясы барлыкка килде. Хәтер аллеясы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

  Кушнаренконың “Кояшкай" паркында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә 30 алмагач утырттылар. Моннан тыш, яңа поликлиника территориясендә Җиңүнең 80 еллыгына аллея салынган, анда 30 нарат утыртылган.

    Октябрьскида яшәүчеләр дә «Яшел Башкортстан» республика акциясенә кушылды. Акция кысаларында иң беренче булып Җиңү паркындагы Геройлар Аллеясында зәңгәр чыршы утыртылды, аны Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Кузьмич Шариков утыртты. Акциянең иң почетлы катнашучысына - 97 яшь.

   Республика буенча «Яшел Башкортстан»  кысаларында барлыгы 5,5 меңнән артык эре агач һәм 100 меңгә якын куак утыртылган. Чараларда 45 меңнән артык кеше катнашты, 153 яңа тематик аллея формалаштырылды.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас