Милли проектлар
28 апрель 2025, 05:40

Амбулатория уңышлы эшли

Түбән Кыйгы табиблык амбулаториясе узган елның декабрендә Русия президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында ачылган иде.

Амбулатория уңышлы эшлиАмбулатория уңышлы эшли
Амбулатория уңышлы эшли

Түбән Кыйгы табиблык амбулаториясе узган елның декабрендә Русия президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында ачылган иде.

   Ул ачылганнан бирле биредә 1500дән артык мөрәҗәгать теркәлгән. Яңа бинада терапевт, педиатр кабинеты, прививка ясату һәм процедура бүлмәләре, шулай ук көндезге стационар, санузел һәм медикаментлар саклау бүлмәсе, пациентларны кабул итү бүлмәләре бар.

   Яңа амбулатория Түбән Кыйгы авылы халкына хезмәт күрсәтә, ә анда 1200 дән артык кеше яши, шул исәптән 500 бала. Беренчел медик-санитар ярдәмне шулай ук күрше торак пунктларда яшәүчеләр дә ала.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас