Милли проектлар
26 апрель 2025, 16:25

Кыйгы үзәк район хастаханәсенә яңа рентген-аппарат кайтты

Аппарат, халыкка медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеген вә сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кайтарылган.

Кыйгы үзәк район хастаханәсенә яңа рентген-аппарат кайттыКыйгы үзәк район хастаханәсенә яңа рентген-аппарат кайтты
Кыйгы үзәк район хастаханәсенә яңа рентген-аппарат кайтты

Әлеге җиһаз рентгенографик тикшеренүләр үткәрү өчен заманча һәм уңайлы икән. Бу тикшерү һәм диагностиканың нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа җиһазлар урнаштыру алдыннан рентген-кабинетта гамәлдәге санитар-эпидемиологик нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килә торган капиталь ремонт үткәрелгән. Бу куркынычсызлыкны гына түгел, тикшеренүләр үткәрү вакытында пациентлар өчен уңайлылыкны да гарантияли, медицина учреждениесе өчен өстенлек булып тора.

Муниципалитетта сөйләүләренчә, яңа җайланманы гамәлгә кертү Кыйгы үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен сизелерлек арттырачак. 

Яңа рентген-аппарат белән төшерелә торган сурәтләр югары төгәллек һәм детальләшү белән аерылып тора. Бу үз чиратында, диагнозларны төгәлрәк һәм тизрәк билгеләргә ярдәм итә. 

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Фото: Кыйгы районы хакимияте.

Кыйгы үзәк район хастаханәсенә яңа рентген-аппарат кайтты
Кыйгы үзәк район хастаханәсенә яңа рентген-аппарат кайтты
Автор:
Читайте нас