

Федоровка районы Денискино авылы мәктәбе укучылары «Милли хәзинә» Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр халык иҗаты фестиваленең конкурс этабында катнашты. Чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды. Чара «Яшьләр һәм балалар»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Фестиваль талантларны күрсәтү, иҗади потенциалны ачу, тәҗрибә уртаклашу һәм татар халкының бай мәдәни мирасына тарту мәйданчыгына әверелде. Конкурста җиңү - яшь артистларның осталыгын тану гына түгел, ә алга таба үсеш һәм үз-үзеңне камилләштерү өчен дә этәргеч.
- Яшь талантларыбызга үзләрен бөтенрусия дәрәҗәсендә күрсәтү мөмкинлеге бирелгән фестивальне оештыручыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз һәм аларга яңа иҗади җиңүләр телибез,— дип сөйләде укытучы Эльвира Сабитова.