Милли проектлар
22 апрель 2025, 19:33

Ярмәкәй дәваханәсенә заманча аппарат кайткан

Ярмәкәй дәваханәсенә заманча аппарат кайтканЯрмәкәй дәваханәсенә заманча аппарат кайткан
Ярмәкәй дәваханәсенә заманча аппарат кайткан

Ярмәкәй үзәк район хастаханәсенә «РЕНЕКС» күчмә рентген-аппараты кайткан. Бу «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Санлы рентген күчмә аппараты пациентларны рентген кабинеты шартларыннан тыш уңайлы диагностикалауны тәэмин итә. Фоторәсемнәрне компьютерда эшкәртү, архивлау һәм медицина документларын электрон рәвештә формалаштыру мөмкинлеге булган табиб-рентгенологның автоматлаштырылган эш урыны флюорограф белән бергә китерелә. Аппарат конструкциясе шасси ярдәмендә күчеп йөри ала.

- Безнең белгечләр әлеге аппаратны интенсив терапия һәм реанимация, травматология һәм реопедия, педиатрия һәм неонатология бүлекләрендә хәрәкәтләнә алмаган пациентларны тикшерү өчен кулланалар, — дип билгеләп үтте табиб-рентгенолог Ринат Бадыкшанов.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Башкортстан Республикасының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 4,5 мең берәмлектән артык җиһаз сатып алу, 99 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла. 134 берәмлек модуль конструкция сатып алу һәм урнаштыру, тугыз объектка капиталь ремонт ясау, алты поликлиниканы файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас