Милли проектлар
23 апрель 2025, 02:54

Милли проектлар уңышлы эшли

Милли проектлар уңышлы эшлиМилли проектлар уңышлы эшли
Милли проектлар уңышлы эшли

Быкл, 2025 елда, республикада милли проектларны финанслау күләме 41,5 млрд сум тәшкил итә. 34,7 млрд сум федераль акча җәлеп ителгән. Якынча 90%ы өч милли проектка туры килә: «Яшәү өчен инфраструктура» (13,4 млрд сум), «Яшьләр һәм балалар» (16,9 млрд сум), «Дәвамлы һәм актив тормыш» (6,5 млрд сум). Бу хакта республика Хөкүмәте утырышында әйтелде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың 12 милли проект составында 40 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бөтенләй яңа юнәлешләр өстәлгән. Алар арасында-терәк торак пунктларын үстерү, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, технологик лидерлык проектлары.

Вице-премьер - БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов беренче квартал нәтиҗәләре буенча кайбер иҗтимагый әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешелүен хәбәр итте. 35 модульле ФАП уңышлы урнаштырылган, республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләренә 1,5 меңнән артык заманча медицина җиһазы кайтарылган. Быелдан башлап мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә яңа түләүләр башкарыла. Аларның гомуми күләме 1 млрд сумнан артып китте.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителүче предприятиеләр саны арта. Республика монда даими рәвештә пландагы күрсәткечләрне арттырып үти.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас