Милли проектлар
22 апрель 2025, 03:09

Заманча мәктәп нинди булырга тиеш?

Караидел районының Байкыбаш авылы мәктәбендә “Точка роста” мәгариф үзәкләренең форумы үтте.

Заманча мәктәп нинди булырга тиеш?Заманча мәктәп нинди булырга тиеш?
Заманча мәктәп нинди булырга тиеш?

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Караидел районының Байкыбаш авылы мәктәбендә “Точка роста” мәгариф үзәкләренең форумы үтте.

Заманча мәгариф һәм белем бирү белән мавыгучылар Байкыбаш мәктәбенә җыелды. Форумның максаты – үзәкнең 2024-2025  уку елы эшчәнлегенә йомгак ясау гына түгел иде, ә киләчәккә багу, үсеш өчен юнәлешләр билгеләү иде. Чараны укучыларның үз куллары белән ясаган күргәзмәләре ямьләде.

Милли проект кысаларында эшләгән “Заманча мәктәп” проектына ярашлы Караидел районында 12 мәктәптә “Точка роста” мәгариф үзәкләре ачылды.

Форум тәҗрибә уртаклашу мәйданын әверелде.

Чыганак: Администрация МР Караидельский район РБ

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас