

Федоровка районының үзәк китапханәсендә Яшь сайлаучы көненә багышланган чара үтте. Бу чара РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Уку залында 1 санлы мәктәпнең “Мир” һә 2 санлы мәктәпнең “Знатоки” командалары очрашты. Чараны яшь сайлаучылар өчен территориаль һәм участок сайлау комиссияләре оештырды. Мавыктыргыч сораулар һәм конкурслар белән уен формасында үткән чарада сайлау процессының бөтен нечкәлекләрен дә күрә алдылар. Китапханәче “Беренче тапкыр тавыш бирүче: хокуклары һәм бурычлар” исемле мәгълүмат әзерләгән иде.
Чыганак: Администрация муниципального района Федоровский район Республики Башкортостан