Милли проектлар
22 апрель 2025, 03:02

Уңайлы медицина җиһазы алганнар

Ярмәкәй районы хастаханәсендә яңа заманча медицина җиһазын кулланалар.

Уңайлы медицина җиһазы алганнарУңайлы медицина җиһазы алганнар
Уңайлы медицина җиһазы алганнар

 

Ярмәкәй районы хастаханәсенә “РЕНЕКС” рентген-аппараты кайткан. Аны РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында алганнар.

Күчеп йөри торган аппарат диагностика ясарга уңайлы. Аның белән рентгент-кабинетында гына түгел, палаталарда да кулланып була.

  • Безнең белгечләр медицина җиһазын интенсив терапия һәм реанимация бүлекләрендә куллана, - ди табиб-ретнгенолог Ринат Бадыкшанов. – Аны, шулай ук, педиатрия һәм неонатология, травмотология һәм ортопедия бүлекләрендә дә актив кулланабыз.

Милли проект кысаларында 20025 елда республикада 4,5 мең җиһаз, 99 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла.

Чыганак: Министерство здравоохранения Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас