Милли проектлар
21 апрель 2025, 05:50

Янгалышта яңа бина

Авыл кешеләренә иң мөһим шартлар тудырыла.

Янгалышта яңа бинаЯнгалышта яңа бина
Янгалышта яңа бина

Авыл кешеләренә иң мөһим шартлар тудырыла.

Башкортстан Республикасы Чишмә районының Янгалыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктында монтаж эшләре бара. Бина инде төзелгән, әле бинаның эчке бизәлеше буенча эшләр алып барыла. Быелдан башлап ФАПлар Владимир Путин фәрманы буенча кабул ителгән   «Озын һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча урнаштырыла. Яңа бина заманча таләпләргә һәм стандартларга җавап бирәчәк. Ул халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылачак.

Медицина инфраструктурасының мөһим объекты Енгалыш, Борискино һәм Лентовка авылларында яшәүче 400дән артык кешене үз канаты астына алачак.

 - Биредә яшәүчеләр заманча яңа ФАП ачылуны түземсезлек белән көтә. Яңа ФАП ачылу белән пациентлар якты һәм иркен бинада диспансеризация уза, вакцина ясата һәм беренчел медик-санитар ярдәм ала алачак, — дип билгеләде фельдшер Эльвира Исаева.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас