Милли проектлар
21 апрель 2025, 11:46

“Уфа юкәләре” һәм велосипед юллары

Башкортстанда 2025 елда 164 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк.

“Уфа юкәләре” һәм велосипед юллары“Уфа юкәләре” һәм велосипед юллары
“Уфа юкәләре” һәм велосипед юллары

Башкортстанда 2025 елда 164 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк.

 21 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республикада җәмәгать урыннарын төзекләндерүнең барышы турында фикер алыштылар. Төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 1,2 млрд сумлык 94 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк. - Барлыгы 164 иҗтимагый территорияне үзгәртеп корырбыз, - диде министр.

  • 2025 елда 2023 елда җиңгән проектларны төгәллибез. Бу Баймактагы "Ирекле яр» һәм Ишембай районының Верхотор авылындагы "Верхотор-театр времен", – диде Ирина Голованова. – Шулай ук Бәләбәй, Благовещенск, Нефтекама, Салават һәм Учалыдан 2024 елда җиңгән тагын биш проектны гамәлгә ашыра башлыйбыз.

Башкортстан Башлыгы муниципалитетларга федераль конкурсларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев Башкортстан башкаласында иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору турында хәбәр итте. Әйтик, 2025 елда Коммунистик урамындагы «Уфа юкәләре» скверын, Мидхәт Шакиров исемендәге скверны, «Гастелло» паркын төзекләндерәчәкләр, ә Ферин һәм Сельская Богородская урамнарында УМПОның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм иллюминациясен электроныгытмаларга урнаштырачаклар.

Шулай ук планнарда  – Октябрь революциясе урамын реконструкцияләүне дәвам итү, театр урамын үзгәртеп коруга керешү, Дим һәм Затон ягына велосипед юллары төзү.

 Оператив киңәшмәдә катнашучылар Ленин исемендәге Уфа паркын төзекләндерү турында да фикер алыштылар.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас