Милли проектлар
21 апрель 2025, 11:08

Тургайлар кырлар җырын суза

 Игенчеләр басуда.

Тургайлар кырлар җырын сузаТургайлар кырлар җырын суза
Тургайлар кырлар җырын суза

 Игенчеләр басуда.

Башкортстан аграрийларына 9,5 млрд сумнан артык кыска сроклы ташламалы кредитларга 172 заявка кабул ителде, дип билгеләп үтте БР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүген республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.

Моннан тыш, 2024 елның ноябрь-декабрь айларында республика аграрийлары алда торган язгы кыр эшләрен финанслауга 6,7 млрд сумга якын кредит җәлеп иттеләр. Шулай итеп, 2025 елның язгы кыр эшләренә планлаштырылган ташламалы кредит акчаларының гомуми суммасы 16 млрд сумнан артык тәшкил итә.

– Башкортстанда язгы кыр эшләре актив фазага керде, республиканың барлык районнары игенчеләре сезонлы эшләргә кереште, – диде Илшат Фазрахманов. – Бүгенгә кырлардагы дымны барлык мәйданның 52% каплатылды, уҗымнарны тукландыру эшләре башкарылды. Төбәкнең 16 районында язгы чәчүгә керештеләр. 21 апрельгә 22 мең гектардан артык сабан культуралары чәчелде. Шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар – 15,4 мең гектардан артык, майлы культуралар – 6 мең гектарда чәчелгән.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас