Милли проектлар
20 апрель 2025, 12:00

Караиделдә «Чикләрсез» арт-терапия чарасы үтте

Иҗади юнәлештәге чара мәктәп укучылары өчен тәгаенләнгән иде.

Караиделдә «Чикләрсез» арт-терапия чарасы үттеКараиделдә «Чикләрсез» арт-терапия чарасы үтте
Караиделдә «Чикләрсез» арт-терапия чарасы үтте

контента 20.04.2025 Караидел районында мәктәп укучылары өчен «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Караидел үзәк район модельле китапханәсендә «Чикләрсез» иҗади арт-терапия чарасы узды.

Балалар җепләр, линейка белән рәсем төшерү һәм целлофан пакетлар ярдәмендә сурәтләр ясау кебек гадәти булмаган сәнгать техникалары белән таныштылар.

Иҗат һәм уен атмосферасында балалар мавыгып, буяулар һәм формалар белән экспериментлар үткәрделәр, үзләренең иҗади сәләтләрен, кул моторикасын, хыялларын, пөхтәлеген, тырышлыгын һәм үз-үзләренә ышанычларын үстерделәр. Һәр катнашучы якты тәэсирләр һәм үз эше белән китте, ә иң мөһиме — иҗатның чыннан да чикләре юк, дигән хис белән.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Караидел районы хакимияте.

Караиделдә «Чикләрсез» арт-терапия чарасы үтте
Караиделдә «Чикләрсез» арт-терапия чарасы үтте
Автор:
Читайте нас