Милли проектлар
18 апрель 2025, 06:20

Табынлылар яшь докторлы булган

2024 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, туган авылына эшкә кайткан.

Табынлылар яшь докторлы булганТабынлылар яшь докторлы булган
Табынлылар яшь докторлы булган

Билгеле булуынча, республикада медицина кадрларын авылларга җәлеп итү буенча "Авыл докторы", "Авыл фельдшеры", "Кече медицина оешмалары өчен табиблар" программалары тормышка ашырыла.
Красноусольск үзәк район дәваханәсендә эшләүче участок терапевты Ангелина Кәримова программада катнашкан шундый белгечләрнең берсе.
Ангелина Радик кызы 2024 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, туган авылына эшкә кайткан. Ул район үзәк дәваханәсенең Табын амбулаториясендә эшли.
"Авыл докторы" программасы катнашучысы буларак, дәүләт аңа 1,6 млн. сум күләмендә грант түләгән. Яшь табибка ул бик кирәк, чөнки зур булмаган Табын авылы районга 15 чакрым арада урнашкан. Ул шулай ук эш белән укуын берләштереп, "Терапия" белгечлеге буенча ординатурада белемен камилләштерә.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас