

"Яшьләр һәм балалар" миилли проекты ярдәме белән Уфаның Менделеев урамында "УфаЭкспо" күргәзмә комплексыннан ерак булмаган урында математика лицее төзеләчәк.
Белем йортының гомум мәйданы 22 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Мәктәптә 360 укучы белем алачак һәм 260 укучы яшәү урыны белән тәэмин ителәчәк.
Мәгариф учагы 2-дән алып 6-шар катлы 4 блоктан торачак. Аларда заманча спорт зонасы, иркен ашханә, конференцияләр залы, китапханә һәм башка биналар булачак.
Математика лицеен 2027 ел ахырына файдалануга тапшыру планлаштырылган.
"Башинформ" буенча.