Милли проектлар
16 апрель 2025, 06:05

Ялтырап торыр микән юллары?

Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлы ремонтлаячаклар.

Ялтырап торыр микән юллары?Ялтырап торыр микән юллары?
Ялтырап торыр микән юллары?

Башкортстанда Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлының 19 чакрымына ремонт ясалачак.

 Юлчылар юл участогында тигезләүче катлам салалар. Бу трассада барлыгы 19 чакрым  озынлыктагы сигез участок ремонтланачак. Бүздәк, Благовар һәм Чакмагыш районнарында эшләр бер үк вакытта алып барыла.

 «Тормыш өчен инфраструктура» милли  проекты кысаларында асфальт-бетонны яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар, билгеләр куячаклар.

  Эшләр агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланачак. Бу юл район халкы өчен бик мөһим — алар М-5, Р-240, м-12 федераль трассаларына чыга. Көн саен анда 3,6 мең машина уза.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас