Милли проектлар
16 апрель 2025, 06:20

Без көтәбез сезне, егетләр

Дүртөйле районының Чәрләк авылы мәктәбендә бик җылы очрашу үтте.

Без көтәбез сезне, егетләрБез көтәбез сезне, егетләр
Без көтәбез сезне, егетләр

Дүртөйле районының Чәрләк авылы мәктәбендә педагоглар һәм балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәпне тәмамлаучылар белән очраштылар.

    Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балачак навигаторлары» федераль проекты кысаларында үткәрелде. Егетләр туган җирләренә сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтканнар.

Укучылар белән очрашуда алар солдат хезмәте һәм хәрби бурычлары турында сөйләделәр. Сугышчыларның сүзләренә караганда, хәзерге хәрбиләр  физик әзерлекле генә түгел, ә тирән белемгә ия булырга, катлаулы хәлләрдә карарларны тиз кабул итә белергә тиеш.

 Очрашу азагында укучылар концерт номерларын күрсәттеләр,  сугышчыларга хатлар һәм «Изгелек талисманнары» — «исән калу беләзекләре» тапшырдылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас