Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре 2025 елның гыйнвар – март айларында төбәк предприятиеләре тарафыннан ЕАЭС һәм БДБ илләренә экспорт өчен әзерләнгән 520 партия кымыз һәм сөт сывороткасын карап чыктылар һәм рәсмиләштерделәр.
Республика предприятиеләре бу вакыт эчендә 3820 тонна экспортлаган. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. "ЕАЭС илләренә Башкортстаннан гомум авырлыгы 3007 тонна булган 476 партия кымыз төяп җибәрелгән.
БДБ илләренә 256,8 тонна күләмендә 14 партия коры сөт сывороткасы һәм кымыз җибәрелгән. Ерак чит илләргә 556 тонна күләмендә 30 партия сөт продукциясе экспортланган», — дип ачыклык керттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли проекты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.