Башкортстанда урманчылар быел да күп итеп агач үсентеләре утыртырга әзерләнә башлады.
БР Урман хуҗалыгы министрлыгында сөйләүләренчә, хәзер белгечләр үсентеләрне кар буртларына сала, ә дым очып бетмәсен өчен аларны пычкы яисә салам белән каплыйлар. Бу үсентеләр язын урманнар утырту материалы булырга тиеш. Мондый ысул аларны саклап калырга һәм утырту вакытын шактый киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Инде утыртылган үсентеләр тыгыз кар кабыгы астында авырмасын өчен, урманчылар питомникларда кул белән карда «сулыш юллары”тишәләр. Бу эшләр «Экологик иминлек» милли проектының «урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарыла.
Башкортстан урманнарны яңадан торгызу буенча биремне һәрвакыт арттырып үти. 2024 елда урманнар 16 мең га. мәйданда торгызылган — бу исә планга караганда 18,% процентка күбрәк.
Фото: Башинформ.