Милли проектлар
14 апрель 2025, 07:18

Балалар булдыралар!

Тәтешле районының Шүлгән авылы мәктәбе каршындагы «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгендә шөгыльләнүче балалар «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында мәктәп территориясен төзекләндерүгә һәм әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга юнәлдерелгән төрле чараларда актив катнашалар.

Балалар булдыралар!Балалар булдыралар!
Балалар булдыралар!

Тәтешле районының Шүлгән авылы мәктәбе каршындагы «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгендә шөгыльләнүче балалар «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында мәктәп территориясен төзекләндерүгә һәм әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга юнәлдерелгән төрле чараларда актив катнашалар.

    Класс җитәкчесе белән бергәләп алар мәктәп яны участогын җыештыралар, агачлар һәм үсентеләр утырталар, шулай ук Гәрәй елгасы яр буйларын чистарталар. Аларның иң кызыклы юнәлешләреннән берсе – кошлар өчен сыерчык оялары һәм җим салу урыннары ясау. Бу канатлы кошларга уңайлы шартлар тудырып кына калмый, ә балаларда табигатькә мәхәббәт һәм кайгырту тәрбияли. Моннан тыш, укучылар мәктәп территориясен актив төзекләндерәләр: чәчәкләр утырталар, чәчәк түтәлләре ясыйлар һәм ял итү өчен уңайлы почмаклар булдыралар.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас