Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Бу вакыйга ветераннарны җыйды, монда алар үзләренең спорт осталыкларын гына түгел, ә бердәмлек, дуслык һәм патриотизм рухын да күрсәттеләр.
Ярышларда ун команда очрашты, аларның һәркайсы төрле дисциплиналарда җиңү өчен дәртләнеп көрәште. Катнашучылар дартста, озынлыкка сикерүдә, автоматны сүтеп җыюда, баскетбол тупын боҗрага ыргытуда һәм эстафетада үз көчләрен дәлилләделәр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Нефтекама спорт комплексы.