Гыйнварда Борайның үзәк хастаханәсенә ике заманча «РуСкан 60» ультратавыш диагностикасы аппараты кайтты. Бу «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аларны урнаштырганнан бирле 1050дән артык тикшерү үткәрелгән.
Ультратавыш тикшерүе төрле табиблар эшендә киң кулланыла һәм заманча медицинаның аерылгысыз өлеше булып тора.
— Яңа диагностика аппараты югары төгәллеге, режимнары күптөрлелеге һәм оптималь эшчәнлеге белән аерылып тора, — дип билгеләп үтте Борай үзәк район хастаханәсенең табибы Ринат Кашапов.
Башкортстанда медицина уңайлырак, югары технологияле һәм заманчарак була бара. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү беренче чиратта гомер озынлыгын арттыруга һәм халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлек дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.