Милли проектлар
11 апрель 2025, 04:41

Кытайга очтылар ДСПлар

Башкортстанның агачны тирәнтен эшкәртү буенча иң эре предприятиесе 2025 елның 9 гыйнварыннан 31 мартына кадәр Кытайга 6,88 мең куб метр ОСП һәм ДСП экспортлаган.

Кытайга очтылар ДСПларКытайга очтылар ДСПлар
Кытайга очтылар ДСПлар

Башкортстанның агачны тирәнтен эшкәртү буенча иң эре предприятиесе 2025 елның 9 гыйнварыннан 31 мартына кадәр Кытайга 6,88 мең куб метр ОСП һәм ДСП экспортлаган.

Башкорт продукциясен чит илгә җибәрүне арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт»милли проектының бурычларының берсе булып тора. Агач плитәләренең, ламинацияле тактаның төяп җибәрелгән партияләре күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкырдан артыграк үсте. Агач эшләнмәләре үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә энтомологик экспертиза узды. Фитосанитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча карантин организмнар ачыкланмаган. Төяп җибәрелгән барлык продукция импортер ил таләпләренә туры килә. Чагыштыру өчен: узган елның гыйнвар-март айларында Россельхознадзор Идарәсе тарафыннан Кытайга экспортланган 3,19 мең кубометр ОСП һәм ДСП сертификацияләнгән.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас