Милли проектлар
10 Апреля 2025, 12:10

Сәламәтлек үзегезнең кулда

Караидел укучылары белән үткәрелгән чара шулай дип исемләнгән.

Сәламәтлек үзегезнең кулдаСәламәтлек үзегезнең кулда
Сәламәтлек үзегезнең кулда

Караидел районы Караидел авылының үзәк район модель китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек үзегезнең кулда» дип исемләнгән әңгәмә-очрашу узган. Чара «Озак һәм актив тормыш» милли проекты максатларына туры китереп оештырылган. Кунак булып Караидел үзәк район дәваханәсенең баш табибы Юнир Галин килгән. Ул 10 нчы сыйныф укучылары белән сәламәтлек һәм аның һәр кеше тормышында әһәмияте турында кыйммәтле белемнәре белән уртаклашкан. Лекциядә ул сәламәтлекнең төрле аспектлары турында җентекләп сөйләгән: дөрес тукланудан һәм актив яшәү рәвешеннән алып авыруларны профилактикалауга һәм психоэмоциональ иминлеккә кадәр әңгәмә оештырылган. Очрашуның интерактив форматы укучыларга фикер алышуда актив катнашырга мөмкинлек биргән. Укучылар сорауларына табиб җаваплар биргән, сәламәтлек — авырулар булмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль иминлек тә икәнлегенә басым ясаган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас