Милли проектлар
9 апрель 2025, 06:03

Республика язгы чәчүгә әзерме?

Республика язгы чәчүгә әзерме?Республика язгы чәчүгә әзерме?
Республика язгы чәчүгә әзерме?

Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасы паркы чәчү кампаниясе алдыннан яңартылган. Быелның гыйнвар-март айларында гына да республика аграрийлары 2,2 млрд сумлык 321  авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Бу 2024 елга караганда 500 млн сумга күбрәк.

Хөкүмәт вице-премьеры — БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, төбәктә авыл хуҗалыгы техникасы паркы 76 тракторга, 50дән артык туфрак эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю машиналарына тулыланган. Шуның нәтиҗәсендә язгы кыр эшләренә 2024 елга караганда 250 бер. чәчү һәм җир эшкәртү агрегатлары күбрәк җәлеп ителәчәк.

«Бу яхшы ярдәм булачак һәм чәчүне тиешле срокларда башкарып чыгып булачак", - диде ул.

Шул ук вакытта Башкортстанда язгы кыр эшләре кыза бара. Бүген республиканың 25 районында уҗымнарны тукландыралар, 57,5 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгын яңа үзебезнең техника һәм җайланмалар белән тәэмин итү «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» милли проектының максаты булып тора.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас