Милли проектлар
8 апрель 2025, 15:25

Сәламәтлек саклау өлкәсенә 6,4 млрд сум акча бүленә

Проектның төп максаты – 2030 елга кадәр уртача гомер озынлыгын 78 яшьтән 81 яшькә кадәр җиткерү.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә 6,4 млрд сум акча бүленәСәламәтлек саклау өлкәсенә 6,4 млрд сум акча бүленә
Сәламәтлек саклау өлкәсенә 6,4 млрд сум акча бүленә

БР Хөкүмәте Премьер-министры Адрей Назаров җитәкчелегендә үткән утырышта “Озайлы һәм актив тормыш” милли проектын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Проектның төп максаты – 2030 елга кадәр уртача гомер озынлыгын 78 яшьтән 81 яшькә кадәр җиткерү.

Милли проект кысаларында төбәктә 9 проект гамәлгә ашырыла. Алар өчен 6,4 млрд сум акча бүленәчәк, шуның 4,5 млрд сумы – федераль казнадан.

БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, 2025 елдан алып “РФ сәламәтлек саклау системасында беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк проекты хәзер 100 мең кеше яшәгән торак пунктларда гамәлгә ашырылачак. Элек исә 50 мең кеше иде. Быел 6 поликлиника куллануга тапшырылачак, 9 объектка капиталь ремнот ясалачак, 134 модуль конструкция урнаштырылачак, 4 980 медицина җиһазы сатып алыначак.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас