РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган Айрас Гыйльмиряровның якты истәлегенә “Герой партасы” ачылды. Укытучылар, укучылар, Айрасның туганнарын һәм якыннарын, хәрби комиссариат вәкилләрен бергә җыйды бу чара.
“Герой партасы” – ул геройның фотосурәтләре куелган, биографиясе турында мәгълүматлар куелган махсус парта. Айрас Олег улы Гыйльмияров 2022 елның 21 мартында Әрибаш авылында дөньяга килә. Беренче сыйныфтан шул авылның мәктәбендә белем ала. 2008 елда ул Нефтекама шәһәрендәге күп профильле колледжга укырга керә һәм тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Колледжны тәмамлаганнан соң Байкал артындагы хәрби частьларның берсендә хәрби хезмәт үтә. МХО башлангач ул үз теләге белән контракт төзергә карар итә. 2004 елның 11 октябрендә МХО зонасына юллана. Һәлак булганнан соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.
“Герой партасы” артына утырырга иң беренче аның якыннарына рөхсәт иттеләр.
Чыганак: Администрация муниципального района Татышлинский район Республики Башкортостан