Кырмыскалы район үзәк хастаханәсенә РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Озайлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында быел ике заманча УЗИ аппараты кайткан. Аны урнаштырганнан алып 250 тикшеренү үткәрелгән, дип хәбәр итәләр республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Кырмыскалы районы үзәк хастаханәсе баш табибы Феликс Сакаев әйтүенчә, чирне вакытында ачыклау мөһим. Шуңа хастаханәгә заманча җиһазлар алу өстенлекле юнәлеш булып тора.
2025 елда милли проект ярдәмендә алты поликлиниканы сафка кертү планлаштырыла. 134 фап конструкциясе сатып алыначак. 9 объектка капиталь ремонт ясалачак. 4,5 мең медицина җиһазы, 99 автомобиль сатып алыначак.