Милли проектлар
8 апрель 2025, 03:46

Башкортстан мае Кытайның бөтен таләпләренә туры килә

Быелгы елның гыйнвар-март айларында Башкортстанның май предприятиеләре Кытайга 1,981 мең тонна көнбагыш мае озаткан.

Башкортстан мае Кытайның бөтен таләпләренә туры киләБашкортстан мае Кытайның бөтен таләпләренә туры килә
Башкортстан мае Кытайның бөтен таләпләренә туры килә

Быелгы елның гыйнвар-март айларында Башкортстанның май предприятиеләре Кытайга 1,981 мең тонна көнбагыш мае озаткан.

Майны 90 тимер флекситанкка төягәннәр. Кытайның таможня иадрәсе таләпләре буенча һәм партиядән лаборатория тикшерүләре өчен пробалар алынган. Тикшерүләр аларның составында куркыныч матдәләр юклыгын раслаган. “Башкортстан мае импортер-илнең бөтен таләпләренә дә туры килә”, - дигәннәр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бу чаралар РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында башкарыла. Милли проектның максаты – 2030 елга 2020 ел белән чагыштырганда чимал һәм энергетик булмаган товарларның экспортын 70 процентка кадәр арттырырга.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас