Ул елына ике мәртәбә – яз һәм көз айларында уза.
Башкортстанда апрель аенда «Яшел Башкортстан» һәм «Хәтер бакчасы» акцияләре узачак «Яшел Башкортстан» экологик акциясе кысаларында республика халкы 7,7 мең эре агач һәм 67 мең башка үсенте утыртачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр итте.
"Яшел Башкортстан" елга ике мәртәбә – яз һәм көз айларында уза. 2025 елда аның беренче этабы 19 апрельдән 10 майга кадәр узачак. Бердәм акция көне 26 апрельдә.
– Чараларда 45 меңнән артык кеше катнашачак. Шул исәптән 5 мең волонтер һәм 3,5 мең махсуслаштырылган оешма, 1,2 мең берәмлек техника җәлеп итү планлаштырыла, - диде Ирина Голованова. – Шулай ук планда – узган елларда утыртылган 1,1 мең агач һәм 10 мең куакны компенсацион яшелләндерү.
Акция кысаларында республика муниципалитетларында 135 яңа тематик аллея формалаштырылачак. Уфада акция кысаларында 3 мең зур агач һәм 1 700 куак утырту, шулай ук өч яңа тематик аллея булдыру планлаштырылган. Башкортстан башлыгы муниципалитет башлыкларының игътибарын территорияләрне яшелләндергәндә эре үсентеләрне киң кулланырга кирәклегенә юнәлтте.
– Ел саен яз-көз айларында эре үлчәмле агачлар утыртырга тырышыгыз. Моны Уфада, Нефтекамада, Стәрлетамакта бик яхшы эшлиләр, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Моннан тыш, 2025 елның 18 апреленнән 18 маена кадәр Башкортстан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылачак, ул «Экологик иминлек» гомумдәүләт проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Быел чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр иткәнчә, Башкортстан территориясендә 85 кишәрлек әзерләнгән, аларда 2 миллионга якын яңа агач утыртырга планлаштыралар. 2024 елда «Хәтер бакчасы» акциясе чорында республика халкы 2 миллионнан артык үсенте утыртты.
Фото: culture.ru