Яшьләр табигатьне саклау яклы.
«Экологик иминлек» гомумдәүләт проектының В.Путин фәрманы буенча эшләүче «Русия суы» федераль проекты кысаларында Башкортстан Республикасы Чишмә районы Чишмә авылының «Ышаныч» яшьләр үзәге белгечләре #Җиңүволонтерлары һәм актив Чишмә яшьләре белән берлектә «Чиста яр» бөтенруссия экология акциясенә кушылдылар. Чара «Яр буйларын чистартып, чиста суны саклыйк!" дигән девиз астында узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Ышаныч» активы елына ике тапкыр Чишмә бистәсе чикләрендәге яр буе акваториясенә экология акция белән чыга.
Беренче чиратта район үзәк хастаханәсе артындагы Карамалы елгасы яр буйларын җыештырырга кирәк дигән карарга килделәр. Перчаткалар һәм капчыклар белән коралланып, волонтерлар дәртләнеп эшкә керештеләр. Эш һәркемгә дә җитте, монда да, анда да пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен капчыклар, чипсалардан калган төргәкләр һәм башка бик күп нәрсәләр аунап ята иде.
— Мин үз поселогымны яратам һәм елганың пычрак ярларын күрү миңа күңелсез, шуңа күрә мин һәрвакыт шундый акцияләрдә катнашырга тырышам, – дип уртаклашты волонтер Азалия Әсәдуллина.
Яшьләр арыганлык сизсәләр дә, канәгать кайттылар. Алар үз районнарының экологик иминлегенә үз өлешләрен кертте.