Көн кадагында – юллар!
Башкортстан муниципалитетлары урындагы төп әһәмияттәге юлларны 1 майга кадәр тикшерергә һәм дефектларны санап, чокырларны ремонтлауны 15 июньгә кадәр төгәлләргә тиеш, дип искәртте БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә төбәк Транспорт министрлыгы башлыгы Любовь Минакова. Юл инфраструктурасы өлкәсендәге эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасы (СКПДИ) мәгълүматлары буенча, 7 апрельгә төбәк һәм урындагыы әһәмияттәге асфальт-бетон өслекле юлларның 13 мең километрдан артыгы яисә гомуми озынлыгының 70% тан артыгы тикшерелгән. 32 меңнән артык кимчелек ачыкланган, шуларның 13 меңе, ягъни 40% ы төзәтелгән. "Бүгенге көндә 10 муниципаль районда, шулай ук Уфада һәм Стәрлетамакта яз көне ачыкланган кимчелекләрне цифрлаштыру һәм бетерү буенча эшкә керештеләр. 31 муниципаль районда һәм алты шәһәр округында кимчелекләрне цифрлаштыру гына алып барыла. СКПДИ мәгълүматлары буенча, 13 муниципаль районда һәм бер шәһәр округында әле эшкә керешмәгәннәр», — дип ассызыклады Любовь Минакова, “Транспорт мобильлеге” гомумдәүләт проекты буенча эшләрне игътибарга алып.