Әлшәй районының Раевка үзәк район хастаханәсенә «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында яңа «ЭМАЛЕД» хирургия яктырткычы кайтты.
Яктырткыч табигый яктылыкка якын яктыртуны тәэмин итә, бу исә медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртачакю Лампаның сыгылмалы булуы да шактый уңайлы шартлар тудыра икән.
— Яңа милли проект ярдәмендә медицина учреждениеләрен модернизацияләү гамәлгә ашырылуына, реабилитацияләү системасы камилләштерелүенә, тикшеренү үзәкләре челтәре үсешенә һәм цифрлы технологияләр кертелүенә, стационарлар һәм поликлиникалар җиһазлары яңартылуына мин бик шат, — дип ассызыклады Раевка үзәк хастаханәсе баш табибы Венер Изикаев.
Искәртәбез, яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге милли проектының төп максаты — гражданнарның озын гомеренең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.