1 апрельдә Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында урнашкан 2 нче санлы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә һәм 2 нче санлы мәктәп базасында "Зарница 2.0" Бөтенрусия хәрби-патриотик уеннарының муниципаль этабы үткән. Уеннар санлы технологияләр кулланып заманча форматта үткән. Чара яшьләр һәм балаларга патриотик тәрбия бирү максатын күзаллаган "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында оештырылган.
Чара тәмамланганнан соң оештыручылар актив катнашулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен укучыларга, тренерларга һәм волонтерларга рәхмәт белдергән.