Милли проектлар
4 апрель 2025, 06:48

Күпер ремонтының чираттагы этабы башланган

Водительләр светофор белән көйләнүче урау юлдан йөри.

Күпер ремонтының чираттагы этабы башланганКүпер ремонтының чираттагы этабы башланган
Күпер ремонтының чираттагы этабы башланган
Республиканың Авыргазы районындагы Үзән елгасы аша салынган күпердә капиталь ремонт эшләре бара. Монтажчылар 58 тонна авырлыгындагы һәм 33 метр озынлыгындагы балкаларны урнаштырган. 39 погон метрлы күпер быел ел ахырына кадәр ремонтлап бетереләчәк. 
Инженер корылмада ике яклы тротуар ясау да каралган.
БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова белдерүенчә, әлеге күпер урнашкан Толбазы-Красноусольск юлы Башкортстанга килүче туристлар арасында популяр. Күпер - шифалы чишмәләре белән данлыклы Красноусольск
шифаханәгә илтүче кыска юл. Бу юлдан тәүлегенә 3 меңгә кадәр автомобиль үтә. Эшләр башкарылу чорына күпер тулысынча ябылган. Водительләр светофор белән көйләнүче урау юлдан йөри. Шуңа да күперне тизрәк норматив хәлгә китерү планлаштырылган. 
Корылмада капиталь ремонт "Яшәү өчен инфраструктура" милли проекты булышлыгында башкарыла.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас