+21 °С
Болытлы
Республиканың Благовещенск шәһәрендә балалар поликлиникасы төзелә. Аңа былтыр нигез салынган. Төзелеш эшләре барышын республика төзелеш тармагы министры Артем Ковшев социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтте.
"Озайлы һәм актив гомер" милли проекты кысаларында республикада 6 поликлиника төзелә. Поликлиникаларның калган бишесе - Яңавылда, Учалыда, Аскында, Аскарда, Бакалыда. Шуларның дүртесе - балалар сәламәтлек учреждениеләре.
Поликлиникаларны ел ахырына кадәр эшләтеп җибәрү планлаштырылган.
"Башинформ" буенча.