Әбҗәлил һәм Учалы районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре Кытайга тагын 102 партия азык-төлек җитенен озаткан. Майлы культураның экспорт партияләренең гомум күләме 2646 тонна тәшкил итте, дип хәбәр итәләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.
2025 елның беренче кварталында Башкортстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Евросоюз, Үзбәкстан, Төркия, Израиль һәм Кытай илләренә барлыгы 13 307 тонна азык-төлек җитене экспортлаган. Аның төп күләме – 9 мең тоннадан артыгы – Кытайга туры килә. Беларусь Башкортстаннан 2,7 мең тоннадан артык сатып алган, Казахстанга 1,2 мең тоннадан артык экспортланган.
Чагыштыру өчен: 2024 елның гыйнвар-мартында Башкортстаннан чит илгә 11 960 тонна азык-төлек май җитене озатылган.
Исегезгә төшерәбез, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында гамәлгә ашырыла.