Милли проектлар
3 апрель 2025, 03:55

Бу юлдан туристлар өзелми

Шуңа аны ремонитлау үтә дә мөһим, диләр.

https://transport.bashkortostan.ruhttps://transport.bashkortostan.ru
https://transport.bashkortostan.ru

Быелның икенче кварталында Башкортстанда Уфа – Иглин – Красная Горка – Павловка юлының 18 чакрымын ремонтлау планлаштырыла.

Атап әйткәндә, сүз әлеге юлның Иглин һәм Нуриман районнарындагы дүрт участогын ремонтлау турында бара. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре өслекне яңартачаклар, юл кырыйларын ныгытачаклар, юл билгеләре ясаячаклар. Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты ярдәмендә башкарылачак, диләр республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан.

Ведомствода әйтүләренчә, Уфа – Иглин – Красная Горка – Павловка юлы – төбәкнең мөһим транспорт артериясе генә түгел, ә туристлар өчен популяр маршрут та. Трасса Павловка сусаклагычына алып бара. Табигатьнең гидрологик һәйкәле – Красная Горка да шушы юлда урнашкан.

– Шуңа бу юлны норматив хәлгә китерү мөһим, – ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас