Милли проектлар
3 апрель 2025, 03:48

Батарейкаларны чүплеккә ташларга ярыймы?

Балаларга шул хакта аңлатканнар.

https://tatyshlinski.bashkortostan.ruhttps://tatyshlinski.bashkortostan.ru
https://tatyshlinski.bashkortostan.ru

Тәтешле районының Калтай авылы мәктәбендә “Батарейка тапшыр – табигатьне сакла!” экологик акциясе үткән.

Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экологик иминлек” милли проектының максатларына туры китереп оештырылган. Аның төп максаты мәктәп укучыларының экологик мәдәниятен формалаштыру һәм аларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү булган.

Мәктәптә кулланылган батарейкаларны җыю өчен махсус почмак булдырылган, бу укучыларны акциядә катнашырга җәлеп иткән. Балалар белән “Кулланылган батарейкаларның әйләнә-тирә мохит өчен зыяны” дигән темага әңгәмә үткәрелгән. Чараны оештыручылар балаларга хәзерге дөньяда имин экологик хәлнең әһәмияте турында сөйләгән.

“Кеше җитештерә торган калдыклар саны көннән-көн арта, һәм аларны утильләштерү проблемасы тагын да масштаблырак була бара. Еш кына кулланылган батарейкалар гадәти чүп-чар белән бергә ташлана. Ә бит бу зур булмаган җайланма кеше өчен генә түгел, ә гомум экосистема өчен дә зур хәвеф чыганагы булырга мөмкин”, – дип аңлаткан акцияне оештыручы Гөлнур Равилова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас