Барлык яңалыклар
10

Бизнеста - хатын-кызлар

2025 елның 4 апрелендә Башкортстанда үз бизнесын башларга яки киңәйтергә теләгән хатын-кызлар өчен бушлай бизнес-акселератор старт ала. Бу «Бизнес хатын-кызлары» ассоциациясеннән белем бирү программасының өченче агымы.

Бизнеста - хатын-кызлар
Бизнеста - хатын-кызлар

2025 елның 4 апрелендә Башкортстанда үз бизнесын башларга яки киңәйтергә теләгән хатын-кызлар өчен бушлай бизнес-акселератор старт ала. Бу «Бизнес хатын-кызлары» ассоциациясеннән белем бирү программасының өченче агымы. Катнашучыларга ул проектларын үстерү өчен төгәл киңәшләр бирә. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

-Хатын-кыз эшмәкәрләр өчен бушлай бизнес-акселератор – бу хыялларны уңышлы тормышка ашыруның уникаль мөмкинлеге. Алдагы ике агымда 1300дән артык кеше катнашты. Быел да проект белән кызыксыну ким булмас дип ышанам. Барлык катнашучыларга үз идеяләрен тормышка ашыруда зур уңышлар телим! –диде БР туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Чарада катнашучыларны федераль дәрәҗәдәге экспертлар белән ике ай интенсив уку көтә. Алар киң таралган хаталарны булдырмаска ярдәм итәчәк. Һәрбер тыңлаучы тәҗрибәле остазның шәхси киңәшен алачак, ул проектны ачыкларга һәм аның үсеш юлларын тәкъдим итәргә әзер. Программаның финалы бизнес-проектларны жюри каршында яклау булачак, бу эшкуарларга үз идеяләренә игътибар җәлеп итәргә һәм федераль дәрәҗәдә алга таба үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: