Башкортстан 26 мартта Түбән Новгородта узган «Гаилә беренче урында» округ форумында кризиста гаиләләр һәм балалар белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлек тәҗрибәсен тәкъдим итте. Чарада Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгеннән 500дән артык балачак өлкәсе белгечләре һәм экспертлары катнашты. Форум Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәме белән узды.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда округта 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәкләренә урнаштырылган балалар саны ата-ана гаризасы буенча 10 процентка кимегән. Һәм опекага туганнарының гаиләләренә тапшырылган балалар саны 14 процентка арткан:
- Округ буенча үз гаиләләренә һәм туганнарына кайтарылган балаларның уртача өлеше түбән булып кала – 43 процент. Учреждениеләргә кабат эләгүчеләр саны кимеми, мондый очраклар, әлбәттә, ярамый. Димәк, профилактик чаралар тагын да нәтиҗәлерәк булырга тиеш. Моның өчен махсуслаштырылган проектларны киңәйтергә, алкогольле ата – аналарга ярдәм итәргә, кризиста хатын-кызларга ярдәм итәргә, балалар психикасының үзенчәлекләре турында ата-аналар белән күбрәк сөйләшергә, белгечләрне сыйфатлы өйрәтергә кирәк, - дип ассызыклады Игорь Комаров.
Форумда ведомствоара хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре, шул исәптән балаларын аермыйча гаиләләргә ярдәм итү практикасы, ата-ана хокукларын торгызу һәм бәйлелекләре булган ата-аналарны реабилитацияләү турында фикер алыштылар. Башкортстан кризиста гаиләләр һәм балалар белән эшләүне оештыруда ведомствоара хезмәттәшлекнең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Республикада комплекслы эш ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар учреждениеләренә балаларны урнаштыру санын алты ел эчендә икеләтә киметергә мөмкинлек бирде. Ятимлек өлеше 2020 елдан 22 процентка кимегән, ә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар саны, гаиләләргә ярдәм итүнең стационар булмаган формаларына күчеп, 38 дән 31 гә кадәр кимегән. Социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр саны 7,5 меңнән 8 меңгә кадәр арткан.
Уңышлы проектлар арасында шулай ук Уфадан яңа туган балалардан баш тартуны булдырмауга юнәлдерелгән «Тынлык көне»н билгеләп үттеләр. Әлеге проект ярдәмендә гаиләләрдә баштан ук ата-аналары баш тартырга җыенган 200дән артык баланы гаиләдә саклап кала алганнар.